“Үз парыңны тап”.
14 февраль көнне Наратлык авыл китапханәсендә гашыйклар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрдек. Максатыбыз – мәхәббәт темасына багышланган үлмәс классик әсәрләребез һәм җырларыбыз аша яшьләрдә саф, чиста, илаһи мәхәббәт хисләре тәрбияләү. Төрле уеннар уйнаттык.