“Кышкы суыкта җылы очрашу”.
25 гыйнварда, илебезнең югары уку йортларында һәм колледжларында Студентлар көне билгеләп үтелә.Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Наратлык авыл китапханәсендә студентлар белән очрашу оештырдык.