Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Җомга көн кич белән»

 17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗев тууына 95 ел. Татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының "Өч аршин җир", Җомга көн кич белән", "Йәгез, бер дога!" һәм башка әсәрләре һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар. Наратлык авыл китапханәсендә язучының әсәрләреннән торган "Җомга көн кич белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде.