Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Кайтмый калсам, көтәрсенме?”

 

3 гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 90 яшь тулыр иде. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган "Яшь наратлар", "Төнбоек", "Резидәкәй" җыры" һәм башкалар.  Шулай ук ул дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Наратлык авыл китапханәсендә шагыйрьнең истәлегенә багышлап "Кайтмый калсам, көтәрсенме?" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кыскача гына балаларны И.Юзеевның иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдык. Балалар Илдар Юзеевның “Аю сатам кем ала”, ”Кунакка барганда” һ.б шигырьләрен кычкырып укыдылар.