«Акыллы китаплар укыйбыз, табигатьне саклыйбыз»
18 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне. Урман – бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Безнең барыбыз өчен дә урман агач һәм муллык чыганагы гына түгел әле. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Шушы бәйрәмгә багышлап Наратлык авыл китапханәсе, Ислейтар авыл клубы, Ары мәдәният йорты Ислейтар лесхозы хезмәткәрләре белән берлектә 24 сентябрь көнне урман тематикасына багышланган “Могҗизалар кыры” уены оештырдылар.