«Тирә-як – могъҗизалы дөнья»
30 нчы август көнне Наратлык авыл китапханәсе Ислейтар авыл клубы белән берлектә авыл халкы белән Илләт елгасы буена экскурсия оештырды. Табигать, балыклар, усемлекләр турында әңгәмәләр алып барылды. Малайлар елга буенда балык тоттылар. Кызларга уха пешерү серләрен өйрәттек. Уха белән сыйлангач елга буенда төрле кызыклы уеннар оештырылды. Табигатькә, тыныч елга киңлегенә, матур агач куакларга, болыт артыннан сибелгән кояш нурларына сокланып, барысы да әлеге экскурсиядән канәгать булып таралыштылар.