“Мир цифровой Вселенной”
Хәзерге заман балалары компьютер киңлеккә туганнан ук чумалар, алар шул мөхиттә яшиләр һәм укыйлар, һәм шуннан башка тормышларын күз алдына да китерә алмыйлар, чөнки, олы буыннан аермалы буларак, алар беркайчан да ансыз яшәмәгәннәр. Наратлык авыл китапханәсендә ел дәвамында бу тема буенча чаралар үткәрелә, без яшь укучыларга заманча технологияләрнең нәрсә икәнен һәм ни өчен кирәклеген аңларга ярдәм итәбез.
16 август көнне китапханәбездә “Мир цифровой Вселенной” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.Анда информатика, компьютер җайланмасы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде, без укучыларны цифрлаштыру елы логотибы белән таныштырдык.