“Үзең булып кал”
Алмаз Гыймадиев — балалар язучысы, журналист. Озак еллар «Сабантуй» газетасы, «Казан утлары» журналында эшләде, соңгы елларда «Акчарлак» газетасының баш редакторы. 1998 елдан Татарстан язучылар союзы әгъзасы. 20 июльдә язучының туган көне уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә әңгәмә булып узды.