«Сынган беләзек»
Рәдиф Сәгъди — киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Аның повесть һәм романнары, күпсанлы әкиятләре, публицистик мәкаләләре китап булып һәм журнал битләрендә басылып чыкты. Алар кулдан-кулга йөреп укыла.
Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен дә иҗат итә. Әсәрләре, әкият-пьесалары "К.Тинчурин" һәм Россиянең күп төбәкләрендә уйналып, тамашачыларыбызның яратып каралган әсәрләренең берсенә әверелде.
16 июлдә язучының 65 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәдә «Сынган беләзек» темасы астында китапларыннан күргәзмә оештырылды, иҗаты белән таныштык.