Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Гаилә белән китап киштәсе янында»

8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә бәйрәме бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Шушы бәйрәмгә карата безнең китапханәдә «Гаилә белән китап киштәсе янында» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гаилә турында, балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте турында китаплар  һәм журналлар урын алды.

 

Яшь китап сөючеләр һәм аларның ата-аналары бик теләп әңгәмәдә катнашты, үзләренең яраткан язучылары һәм китапларын искә төшерде, китаплар һәм уку турында мәкальләр әйтеште, яраткан әсәрләре турында сөйләде.