«Балалар күзлегеннән галәм киңлеге»
12 апрель бөтен дөньяда косманавтика көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан Наратлык авыл китапханәсе "Могҗизалы космос дөньясы" темасы астында онлайн форматта рәсем конкурсы оештырды. Конкурсның максаты – балаларның игътибарын космос белән кызыксынуга юнәлдерү иде. Балалар бик теләп космик корабльләрне, үзләренең очу җайланмаларын сурәтләделәр һәм космик сәяхәткә киттеләр.