“Ялкаулык кайда яши?”
Танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Җамалетдинова-Шәрапова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, “Сабантуй” газетасында эшли. Йолдыз апа балалар күңелен нечкә тоеп иҗат итә. Йөгерек тел белән язылган шигырьләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.
10 апрельдә Йолдыз Шәрәповага 60 яшь тула. Шул уңайдан китапханәдә “Ялкаулык кайда яши?” - дип исемләнгән шигъри иртә үткәрдек.
Бу чарада Йолдыз Шәрәпованың тормыш юлы турында сөйләнелде, философик тирәнлеккә һәм мәгънәгә тулы, Туган якка һәм янәшәдә яшәүче кешеләргә зур мәхәббәт рухы белән сугарылган шигырьләр укылды. Аның шигърияте бик чиста, игелекле, якты, анда һәр юл күңел тирәнлегеннән гаҗәеп тормыш сөючән.