«Сәламәтлек дулкынында”
Бу бәйрәм – үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн.Кемнәрдер аны, гадәттә, табиблар өчен дип кабул итә, ләкин бу һич алай түгел: Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсәбезне – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Бүгенге коронавирус белән бәйле шартларда һәркайсыбызның үз саулыгы турында кайгыртуы аеруча актуаль мәсьәлә.
Наратлык авыл китапханәсе Ислейтар авыл клубы белән берлектә әлеге көнне “Сәламәтлек дулкынында” дигән темага спорт уеннары, ярышлар үткәрде.Балалар да, олылар да бу уеннарда, ярышларда актив катнаштылар.