«Иртеш таңнары”
6 апрельда без беренче себер татар язучыбыз, Г.Тукай премиясе лауреаты, РФ аказанган укытучысы, сугыш ветераны Якуб Камали улы Зәнкиевнең 105 еллык юбилеен билгеләп үттек.
Чараның максаты: укучыларның Якуб Зәнкиевның тормыш юлы,иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү; милли рух hәм горурлык тәрбияләy; балаларны туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга,хөрмәт итәргә өйрәтү.
Якуб Зәнкиев әсәрләре гади кешеләре, һәркемгә таныш булган авыл тормышы белән үзенә тартып тора. Язучының асыл җәүһәрләре шулай ук милли рух, милли хисләр белән сугарылган булуы да безгә бик якын.
Чарада әдипнең әсәрләрендә халкыбызның милли йола, гореф-гадәтләр күп кулланганлыгын, аларның укучыларда милли үзаң тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтүләрен белдек.