“Тирән тамырлар”
Галимҗан Ибраһимов - татар халкы тарихында уникаль фигура. Ул бөек язучы, галим, публицист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, ул калдырган мирас татарларда һәм, гомумән, төрки халыкларда гуманитар белемнәрне үстерү өчен гаять зур әһәмияткә ия. Галимҗан Ибраһимов хәзерге татар телен фән буларак торгызуда һәм аның методологиясен эшләүдә мөһим роль уйный, ул үз заманының әйдәүче галимнәреннән берсе була. Бары ике дистә ел эчендә генә Галимҗан Ибраһимов үзен көчле теоретик буларак кына түгел, ә нәтиҗәле практик, оста оештыручы буларак та танытты.
12 мартта бөек язучы Галимҗан Ибраһимовка 135 яшь тулды. Юбилей уңаеннан Наратлык авыл китапханәсендә язучының иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан презентация оештырылды.