«Ягез әле, егетләр!»
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.
Әлеге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Ватанны саклаучылар көненә, Наратлык авыл китапханәсендә, Ислейтар авыл клубы һәм Ары мәдәният йорты белән берлектә, авылыбызның армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләре белән “Без бит авыл малае” исеме астында очрашу оештырылды. Чарада яшьләр хезмәт иткән вакытларын искә төшерделәр, шул чорның кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр, “Могҗизалар кыры” уенында катнаштылар. Очрашу бик күңелле узды.