Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Гөмер яшәү өчен”

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, күренекле язучы Рәфкать Кәрамига 18 нче февральдә 80 яшь тула. Аның исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул “Каргышлы этаплар, “Очар кошлар белән янәшә”, “Олы юл да сикәлтәле” исемле романнар, күпсанлы повесть һәм хикәяләр, шигырьләр авторы. Китапханәдә язучының юбилеена карата оештырылган китап күргәзмәсендә Рәфкать Кәраминың китапханәдә булган китаплары һәм аның иҗатын чагылдырган газета-журналлар урын алды.

Чараның максаты: Рәфкать Кәрами иҗаты белән якыннан танышу; аның әсәрләренә карата кызыксыну уяту; укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләү.

 

Рәфкать Кәрами әсәрләрен иренми тәфсилләп, сабыр-салмак итеп, бер үк вакытта сак, сизгер булып, укучы күңеленә барып җитәрлек итеп язган. Аның әсәрләрендә әхлакый-эстетик, гражданлык мәсьәләләре дә шактый ук үзенчәлекле итеп куела.