“Онытылмас еллар”
Наратлык авыл китапханәсендә «Онытылмас еллар» темасы астында оештырылган китап күргәзмәсе татар әдәбиятының проза остасы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Гази иҗатына багышлана. Аның тууына 4 нче февраль көнне 115 ел тулды.
И.Гази татар совет әдәбиятында җуелмаслык эз калдырган язучыларның берсе. Үзенең әдәби колачы, сүз сәнгатендәге осталыгы, иҗатының байлыгы һәм культурабыз тарихында тоткан урыны белән ул Һ.Такташ, М. Җәлил, һәм башкалар кебек зур талантлар рәтендә тора.