"Җавап хаты"
Мирсәй Әмир (Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елнын 6 январенда Башкортстанның Мэләүез районы Җиргән авылында крестьян гаиләсендә туа, Яшьтан ятим калып, туганнары-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда Яңа Карамалы во лость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакыт та авыл комсомол ячейкасы секретаре вазифаларын башкара. 1926 елда Калайдагы сәнгать техникумына укырга керә. Ике ел укыганнан соң «Кызыл яшьләр» газетасы һәм - "Авыл яшьләр" журналы редакциясенә җаваплы секретарь булып күчкэн. 1929—1931 елларда М. Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә, аннан кайткач, берникадәр вакыт «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, аннары 1934 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли. 1934 — 1936 елларда югары уку йортына керергә теләүчеләр өчен марксизм-ленинизм институты каршында оештырылган әзерлек курсында укый. 1937 елда Мәскэүдә М. Горький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укый башлый. Сугыш чорында М. Әмир Татарстан радио комитетында редактор булып эшли, 1943 ел башында ул, Төньяк фронтка китә, өч ай чамасы «Ватан өчен» исемле татарча фронт газетасы редакциясендә эшли. Ул 1937, 1961 — 1962 елларда республика язучылар берлеге рәисе вазифасын башкарды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әмиргә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге бирелде.М. Әмир 1980 елның 1 июнендә вафат булды.
Наратлык авыл китапханәсендә язучының тууына 115 ел булу уңаеннан иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан презентация карадык.