Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Безнең мирас»

Күренекле татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронга 60 яшь тулды. Ләбиб Лерон 1961 елның 11 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә.Ул әдәбиятның төрле жанрларында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә бердәй актив яза.

 

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан, Наратлык авылы китапханәсе “Безнең мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә аркылы  китап укучылар аның күпкырлы иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.