«Мин җирдән барам»
Шагыйрь һәм прозаик Рөстәм Кутуй (Рөстәм Гаделша улы Кутуев) 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә күренекле татар совет язучысы Гадел Кутуй гаиләсендә туган. Р. Кутуй – рус телендә иҗат итә. Аның әдәбияттагы беренче мөстәкыйль адымнары илленче еллар ахырына туры килә. 1961 елда Татарстан китап нәшриятында, хикәяләре тупланган «Мальчишки» («Малайлар») исемле беренче китабы, ә тагын бер елдан шигырьләр җыентыгы («Я иду по земле»—«Мин җирдән барам») дөнья күрә. Моннан соң да әдип иҗатында проза һәм поэзия жанрлары даими рәвештә бергә үрелеп бара: 1961—1983 еллар арасында Казан һәм Мәскәү нәшриятларында язучының унбер проза китабы һәм унбиш шигъри җыентыгы (шулардай алтысы — балалар өчен шигырьләр) басылып чыга.
Безнең китапханәбездә язучының китапларыннан күргәзмә оештырылды.