«Җидегән чишмә»
Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казанда туа. Композитор Сара Садыйкова – популяр драма артисткасы, татар опера театрының күренекле солисткасы, 20-30 елларның мәшһүр җырчысы.Татар музыка дөньясында ул хатын-кызлардан беренче композитор.
Татар музыкасына беренче булып танго, фокстрот стильләрен кертүче дә ул. Аның җыр өлкәсендәге тәүге карлыгачы – “Көтәм сине” дигән тангосы.
Үзенең иҗат гомерендə ул 400 гə якын җыр, 30 дан артык спектакльгə музыка, инструменталь əсəрлəр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итə. Аның юбилее хөрмәтенә тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган әдәби-музыкаль концерт оештырылды.