«Бердәмлектә безнең көч»
4 ноябрь –Халыклар бердәмлеге көне. Россиядә бу көн 2005 елдан бирле билгеләп утелә. Әлеге бәйрәм безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шушы истәлекле датага багышлап Наратлык авылы китапханәсендә “Бердәмлектә безнең көч” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә Ватаныбызга, милләтләр арасындагы дуслыкка багышланган китап-журналлар һәм Бердәмлек көненең килеп чыгышы турында мәгълумат урнаштырылды, шулай ук әлеге бәйрәмнең тарихы турында презентация күрсәтелде.