“Сөйлим, тынла...”
Адәм баласы абынса, бәхетсезлеккә тарыса, сәбәбен беркайчан да үзеннән эзләми. Ул аны кавемдәшләренә яисә үзе дә аңлап җиткермәгән күренешләргә сылтый. Ә хакыйкать бик якында, һәм ул без барысына да үзебез гаепле дигән фикердән гыйбарәт. Кендегебезне җирдән беркем дә өзәргә мәҗбүр итмәде бит, иманыбызны үзебез догалардан ваз кичтек...
Язучы Нәбирә Гыйматдинованың һәр әсәрендә шушы хакыйкать ярылып ята... Шул исәптән 20 октябрь көнне Наратлык китапханәсендә аның китаплары белән таныштык.