Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Рәхмәт сезгә, укытучыларыбыз.”

5 октябрьдә укытучылар көне уңаеннан клубыбызда әдәби кичә үткәрдек. Авылыбыз мәктәбендә армый-талмый хезмәт куйган, балаларыбыз күңелләренә яхшылык орлыклары сипкән, белем илендә тәүге ачышлар ясаткан, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәткән укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән котладык.