«Яхшы суз шәфкатле гамәлгә тиң»
8 июнь көнне китапханәбездә «Яхшы суз шәфкатле гамәлгә тиң» дигән темага тәрбия сәгате оештырылды. Аның максаты: укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү; әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү; дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел булу теләген үстерү; укучыларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү.