Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Табигатьтә кунакта»

5 июнь көнне китап укучы балалар белән берлектә табигатькә сәяхәткә чыктык. Безнең максат: балаларның ялын күңелле, нәтиҗәле итеп оештыру; балаларга безнең әйләнә тирәбездәге, җир шарындагы табигатькүренешләре турындагы кызыклы мәгълүмәт җиткерү; кошларны, хайваннарны рәнҗетмәскә, сулыкларны пычратмаск, ял иткән урыннарыбызны чистартып калдырырга кирәклеген төшендерү.

 

Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Бу табигый. Чөнки без табигать балалары.Ә табигать безнең яшәү урыныбыз.Шуңа күрә без аның белән дөрес тигезлектә, тәңгәллектә яшәргә тиеш. Һәр гамәлебезне акыл белән башкарып, табигатьтән аңлы, рациональ файдаланганда гына без туган җиребезнең матурлыгын, табигатьне саклап кала алабыз.