«Балачак – бәхет иле»
Җәйнең беренче көнендә Җир шары иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә.
Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм иң мөһиме – сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп, гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы.
Наратлык авыл китапханәсендә бу уңайдан рәсем конкурсы оештырылды.Укучыларыбыз бу конкурска бик теләп кушылдылар.
Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, якты өметебез!