«Тәрбия сәгате»
Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Гамил Афзал 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туа. Колхозлаштыру чорында әтисе, гаиләсен ияртеп, Магнитогорск шәһәренә төзелешкә күчеп китә. 1нче классны бетереп килгән кечкенә Гамил төзелештә эшләүче эшче балалары өчен ачылган барак-мәктәптә укуын дәвам иттерә, аннары Магнитогорск шәһәренең 35нче номерлы җидееллык татар мәктәбендә укый. Мәктәптә укыган елларында әдәбият белән кызыксына, үзе дә яза башлый. 1937 елда «Баку эшчесе» газетасында аның беренче шигыре басылып чыга.
Шул ук елда ул Троицк шәһәрендәге татар педагогия техникумына укырга керә. Каты авырып китеп, укуын ташларга мәҗбүр була. Терелеп чыккач, эшкә урнаша. 1940–1949 елларда Магнитогорскидагы Металлургия комбинатының механика цехында кара эшче, слесарь, сцепщик-такелажчы, строгальщик булып эшли. Иҗат эшен дә онытмый: шигырьләр яза, эшче яшьләрдән драма түгәрәге төзеп, шәһәр клубларында, җәйге эстрада сәхнәләрендә, мәдәният сарайларында спектакльләр, концертлар куеп йөри, кичәләр оештыра.
1949 елда, янә сәламәтлеге начараю сәбәпле, заводтагы эшеннән китә. 1954 елның язында ул «II группа инвалид» дигән язу тотып хастаханәдән чыга. Гамил Афзал Башкортстан якларына – апасы белән җизнәсе янына кайтып китә. Мондагы бәрәкәтле мохиттә ул хәл җыя, көне-төне язарга тотына. Озакламый аның балаларга атап язган бер шәлкем шигырьләре республика конкурсында бүләккә лаек була, 1957 елда балалар өчен «Кар сулары» һәм 1958 елда зурлар өчен «Вөҗдан сүзе» исемле китаплары басылып чыга. Ул тиз арада халык арасында зур популярлык казана.
Гамил Афзалны нигездә юмор-сатира остасы буларак беләләр. Әмма аның лирик-фәлсәфи шигырьләре дә байтак. Ул проза да яза.
2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.