Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Гаилә – татулыгы белән көчле»

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе – гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Гаиләдә барысына да кызыклы булырлык китапны сайларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде.

Безнең китапханәбез гаиләдә китап укуны яңарту юнәлешендә актив эш алып бара. Беренче чиратта бу гаиләнең барлык әгъзаларын китап укуга җәлеп итүдән гыйбарәт. 15 май көнне китапханәбездә «Гаилә татулыгы белән көчле» дигән чара үткәрелде.  

Анда китапханәгә еш йөрүче гаиләләр җитезлек, эрудиция, тирән белемлелектә көч сынаштылар.

Чара барышында китапханәче гаилә белән уку традицияләрен торгызу буенча файдалы киңәшләр бирде. Чөнки гаилә белән уку гаиләдә җылы атмосфера тудырырга сәләтле. Чарада катнашучы гаиләләр өчен төрле әдәби һәм танып белү бәйгеләре оештырылды, һәр гаилә, рольләргә бүленеп, кыска хикәяләрне сәнгатьле итеп укыды. Балалар «Күңелле игъланнар» бәйгесендә үзләренең тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәтә алды. Бәйрәм эчтәлекле, мәгълүматка бай булды. Укучылар һәм ата-аналар бик күп уңай тәэсирләр алды.

 

Китапханәбез әлеге чарадан соң гаиләләрдә кычкырып китап уку яхшы традициягә әверелер дип ышанып кала.