«Эзелгән җыр эзеннән»
Язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулу уңаеннан, китап укучыларыбызны тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан, 14 май көнне Наратлык авылы китапханәсендә "Өзелгән җыр эзеннән" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Рафаэль Мостафин — күренекле әдип, тәнкыйтьче. 1996 елданТатар ПЕН-үзәгеәгъзасы
ТатарстанныңБаулыэшчеләр поселогында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач,Казан дәүләт университетындаюгары белем ала. Шунда ук аспирантура да тәмамлый. Хезмәт юлын укытучы булып башлый,1963-1965 елларда–Татарстан Язучылар берлегеидарәсенең җаваплы сәркатибе, ә1965-1968 елларда“Казан утлары”журналының баш мөхәррире була.1971 елда“Муса Җәлилнең Моабит чоры тормышы һәм иҗаты” дигән темага диссертация яклый. Шул мәсьәләгә карата аның рус һәм татар телләрендә “Эзләнү дәвам итә” (Г.Кашшаф белән бергә), “Муса Җәлил эзләре буйлап”, “Кечкенә Муса турында хикәяләр”, “Өзелгән җыр эзеннән” кебек китаплары басылып чыкты. Аның “Алга барышлый”, “Җаваплылык тойгысы” һ.б. тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары, “Диңгез көндәлеге”, “Кабан күле серләре” кебек китаплары да бар.
2011 елның14 апрелендәозакка сузылган авырудан соң,Казандавафат булды.