«Күренекле шәхес»
13 нче май көнне Наратлык китапханәсендә Солтан Габәшинең туган көне уңаеннан "Күренекле шәхес" исемле презентация күрсәтелде. Солтан Габәшинең биографиясе, хезмәтләре белән таныштыру укучыларда эстетик зәвык тәрбияли.
Солтан Габәши (Солтан Хәсәнгата улы Габәши) 1891 елның 13 маенда хәзерге Биектау районының Кече Солабаш авылында мулла Хәсәнгата Габәши авылында туган.
Солтан кечкенә вакытында ук кубызда һәм гармунда халык көйләрен уйнарга өйрәнә. 1913-1915 нче елларда ул үзенең «Кәккүк», «Рокыя-гөлкәем», «Вальс», «Пикник» һәм «Татар кызы» дигән әсәрләрен яза.
С.Габәши 1915 елда Казанга килә һәм татар драма труппасының берничә спектакленә (Г.Исхакыйның «Зөләйха», Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә», К.Рәхимнең «Бүз егет» әсәрләре) көйләр яза. 1932 елда ул Уфага күчеп китә һәм Башкорт сәнгать техникумында укыта, Башкортстан Композиторлар берлеген оештыручыларның берсе була.
С.Габәши 1942 елның 8 гыйнварында Борай районының Чалкак авылында вафат була.