«Яз һәм хезмәт бәйрәме»
1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә.
Сер түгел, чиста, төзек авылда яшәү – күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән – һәр көнне урамнардан узучылардан, аның чиста һавасын сулаучы авылдашлардан, кыскасы, тирә-юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора.
Язга керү белән, гадәттәгечә, әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру эшләре башлана. 1 май көнне Наратлык авылы халкытерриторияне чистарту өмәсендә катнаштылар. Күңелебез чиста булса – әйләнә-тирәбез дә чиста булыр!