Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Чисталык узебездән башлана»

Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе - экология проблемасы. Әлеге теманы яктырту өчен шактый чаралар күрелә. Ел саен 15 апрельдә БМО иниөиативасы белән экологик белемнәр көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Наратлык авыл китапханәсендә “Чисталык үзебездән башлана” дигән темага экологик сәгать оештырылды. Табигатьне саклау турында балаларга кечкенәдән үк сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Укучылар чара дәвамында экологик дата тарихы белән таныштылар, экологик белемнәрен тикшерү буенча биремнәр үтәделәр, табигать һәм әйләнә-тирә турында алган белемнәрен камилләштерделәр, экологик белемнәрен тирәнәйттеләр, табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен иcтә төшерделәр.