«Могҗизалы космос дөньясы»
12 апрельдә Наратлык авыл китапханәсе косманавтика көненә багышланган "Могҗизалы космос дөньясы" темасы астында онлайн форматта рәсем конкурсы оештырды. Конкурсның максаты - балаларның игътибарын космос белән кызыксынуга юнәлдерү иде. Балалар бик теләп космик корабльләрне, үзләрегең очу җайланмаларын сурәтләделәр һәм космик сәяхәткә киттеләр.