Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Исәнмесез, канатлы дусларыбыз!»

Наратлык авыл китапханәсендә халыкара кошлар көненә багышланган "Исәнмесез, канатлы дусларыбыз!"  дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Чараның максаты: укучыларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдә әһәмиятен аңлату, балаларның фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү. Кошлар темасына багышланган чаралар һәрвакыт балалар өчен кызыклы. Балалар үзләренең яраткан кошлары һәм кош көне аларны ашатулары турында сөйләделәр. Кошлар турындагы китаплардан күргәзмә оештырылды.