Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

«Алиш әкиятләре»

2 апрель - халыкара балалар китабы көне. Бу уңайдан китапханәдә "Алиш әкиятләре" дип исемләнгән чара уздырдык. Аның максаты: А Алишның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру; әкиятләре буенча фикер алышу, уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; китап укуга кызыксыну тәрбияләү, балалар китабын пропагандалау.

Абдулла Алиш - балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр. Кызык та, аңлаешлы да язылган алар.

Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра,  укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.