«Яшәгез сез колеп кенә, дөньядан ямь табып кына»
1 апрель көнне Наратлык авыл китапханәсендә "Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" дип исемләнгән уен кичәсе оештырылды. Чараның максаты: көлә белүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын, елмаю ярдәмендә кәефне күтәрергә, дуслар табарга, тормышта уңышка ирешергә мөмкин икәнлеген ачыкларга; балаларның актерлык сәләтләрен үстерү өстендә эшләргә; укучыларда шат күңеллелек, оптимизм тәрбияләүне дәвам итәргә.
Елмая белү бик мөһим. Ул кешеләргә ихтирамлы булырга, аларның ышанычын яуларга ярдәм итә. Елмайганда кешенең кәефен күтәрә торган гормоннар, зарарлы бактерияләргә каршы тора торган матдәләр барлыкка килә. Үз чиратында алар кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясыйлар. Кичәдә барысы да елмаеп, көлеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Көлке көне тәмамланса да, һәрберебезнең йөзеннән елмаю нуры китмәсен, өмет чаткылары сүнмәсен иде.