«Мәдәният – ул халыкның җаны, күңел көзгесе»
25 март Россияда мәдәният хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Наратлык китапханәсе Ислейтар авыл клубы белән берлектә татар халкының көнкүрешен чагылдырган театральләштерелгән тамаша оештырдылар.