"Балалар китабы - сихри бер дөнья"
Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
22 - 27 март көннәрендә Наратлык авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы уткәрелде. Укучылар көн дә төрле конкурс-викториналарда катнаштылар, яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Атналык бик күңелле узды.