«Донья яме – әнкәй, хатын-кыз»
Ислейтар авыл клубында Күлле-Киме мәдәният йорты белән берлектә "Дөнья яме - әнкәй, хатын-кыз" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта яшь һәм өлкән буын үзешчән башкаручылары катнашты. Аларның чыгышлары тамаша залын тутырып килүче гүзәл затларыбызга бәйрәм сәламе булып барып иреште.