«Моабит дәфтәре»
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Менә быел да шагыйрьнең туган көнен китапханәбездә искә алабыз. Һәр халыкның үлемсез шагыйрьләре, телдән-телгә күчә торган легендар батырлары була. Муса Җәлил - шундый каһарманнарның, язучыларның бере. Аның тормышы фашистларның кулында фаҗига белән тәмамланса да, шигъри язмышы бәхетле. Ул - үлем аша үлемсезлеккә атлаган бөек шәхес. Еллар үткән саен Муса Җәлилнең кеше күңеленә үтеп керү осталыгы, рухи көче, тәэсирлеге, нәфислеге арта бара. Китапханәдә каһарман шагыйрьгә багышланган "Моабит дәфтәре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.