«Татар кызы»
12 гыйнварда Наратлык авыл китапханәсендә язучы, драматург, тәнкыйтче Фатыйх Әмирханның китаплар күргәзмәсе белән таныштык, биографиясенә багышланган презентация карадык.
Фатыйх Әмирхан - татар сатира жанрын тудыручы. Язучының балалар өчен "Нәҗип", "Ул үксез бала шул", "Корбан", "Балалар атавы", "Халык кызлары" хикәяләре билгеле.