Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Урман бәйрәме”

20 нче сентябрь Наратлык авылында "Урман бәйрәме" билгеләп үтелде. Урман - бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең. Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү бурычларының елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия булуын без барыбыз да аңлыйбыз. Аларны хәл итү өчен яңадан-яңа ысуллар таләп ителә. Урманчылар - лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүчеләр алар. Язмышын урман хуҗалыгына, аны үстерүгә, саклауга бәйләгән кешеләрнең һәркайсы күңеле, җаны белән табигатькә бирелгән кешеләр. Без аларны котлау открыткалары һәм күчтәнәчле пакетлар белән искә алдык.