Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Хәзинәле гомер”

18 нче сентябрь көнне Г.Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан  без аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Хәзинәле гомер" исемле китап күргәзмәсе оештырдык. Гариф Ахуновны укучылар гел сагынып искә алалар. Аның әсәрләрен кабат-кабат укып, егерменче гасырда булган тарихи вакыйгаларны искә төшерәләр. Киләчәк буын яшьләре дә күренекле язучыбызның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнеп үссеннәр иде.