“Әлдермештән Әлмәндәр” Туфан Миңнуллинга – 85.
25 август купкырлы талант иясе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның туган көне. Исән булса, ана 85 яшь тулган булыр иде. Туфан ага татар театр сәнгатен яңа югарылыкка күтәрде. 70-80 нче елларда Камал театрында аның дистәләп спектакле куелды. Кайбер әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителеп, сәхнәләштерелде. Ә халык күңеленә мәңгелеккә кереп калган үлемсез Әлмәндәр образы - иҗатының бәяләп бетергесез казанышы. Без Наратлык китапханәсендә Т.Миңнуллинның китапларына обзор-күргәзмә үткәрдек.