“Саулык – иң зур байлык”
28 февральда Наратлык авылы фельдшеры белән очрашу булып узды. Фельдшерыбыз кан басымы-йөрәк авырулары турында сөйләде, аларныбулдырмый калу юллары, профилактика чаралары турында аңлату эшләре алып барды. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.