“Солдатта булган диләр”.
23 февраль - Илне саклаучылар көне. Бу уңайдан без Ислейтар авыл клубында армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшьләр белән очрашу кичәсе оештырдык. Алар хезмәт иткән чакларын искә төшерделәр, шул вакытның кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр. Безнең дә аларга сорауларыбыз күп иде, солдатларыбыз бик теләп җавап бирделәр. Очрашу бик күңелле үтте.