Наратлыкская сельская библиотека - филиал № 21

“Мәгърифәтчелек каһарманы”

1 нче февральда китапханәбездә Каюм Насыйриның тууына 195 еллыгына багышлап "Мәгърифәтчелек каһарманы" дип исемләнгән чара үткәрдек. Әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан презентация карадык, китапларыннан күргәзмә оештырдык. К.Насыйри катлаулы тормыш юлы үткән.Кыска гына гомер эчендә күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдыра. К.Насыйри - мәгърифәтче галим, татар фольклорының күп кенә жанрларында да эшләп, халыкның рухи байлыгын, акыл һәм күңел җәүһәрләрен барлап, бергә туплап, халыкның үзенә кайтару юлында хезмәт иткән.