“Рәхмәтлемен сиңа, укытучым”
6 октябрьдә укытучылар көне уңаеннан клубыбызда әдәби кичә үткәрдек. Авылыбыз мәктәбендә армый-талмый хезмәт куйган, балаларыбыз күңелләренә яхшылык орлыклары сипкән, белем илендә тәүге ачышлар ясаткан, акны - карадан, яхшыны - яманнан аерырга өйрәткән укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән котладык.